Андроид өсөн татар клавиатурасы
Бу клавиатураның барлыкка килүе сизелми үтеп китте, чөнки матбугаттың бөтә игътибары шул ук вакытта чыккан башкорт клавиатурасына юнәлде. Бу аңлашыла, чөнки Андроид өчен башкорт клавиатурасы беренче тапкыр чыкты, ә шуга охшаган татар кушымтасы күптән инде чыгарылган. Шулай ук без автоматик рәвештә куела торган алмаштыру татар теле сүзлеген чыгардык (шуңа охшаш инглизчә һәм русча сүзлекләрне Андроид программасының үзендә сез күрә алдыгыз. Кушымта түләүсез.
Андроидта беренче тапкыр
Бу клавиатура билгеле булган jbak keyboard программасы платформасында чыга, шуңа охшаган башка кушымталардан айрыла, чөнки бөтенләй гадәти клавиатурасын алмаштыра. Ягъни сез аны теләсә кайсы программа эчендә куллана аласыз. Өстәгенә Андроид өчен җайланма iOS җайланмаларына караганда күпкә арзанырак.
Автоматик рәвештә куела торган татар сүзлеге
Бу клавиатураның иң мөһим бер өлеше — 50000 сүзле автоматик рәвештә куела торган татар сүзлеге. Сүз өлеше кертү вакытында программа иң еш кулланылган хәзерге сүзләрне тәкъдим итә. Тиз арада без бу сүзлекне тагын да киңәйтеп һәм җайлашырга яңартырга уйлыйбыз.
Татар һәм русча
Бу клавиатураның иң зур максаты — икетелле кулланучыларга ярдәм күрсәтү иде. Шунлыктан бу клавиатура русча «йцукен» белән дә килешә. Әгәр сезгә русча еш язырга туры килә икән, сезгә Ru һәм Tt арасында туктаусыз күчерү кирәкмиячәк. Инглиз һәм татар клавиатураны кую да җитә.
Авторлар
Башкорт һәм татар клавиатураларның авторы — Илдар Кинйәбулатов
Jbak keybord кушымтасын төзүчесе — Юрий Бакунин
Татар сүзлеге — Рөстәм Кафеев һәм Илдар Кинйәбулатов
Башкорт сүзлеге — БашДУ Компьютер филология лабораториясы